Халыкара гаилә көне.

2023 елның 22 мае, дүшәмбе

Бу көн Россиядә 1994 елдан бирле билгеләп үтелә. Бу заманда һәр кешегә кайтып сыеныр өчен җылы учак, тыныч почмак булуы кирәк. Ни генә булмасын, кеше үз гаиләсе кочагында ял итә, рухи көч җыя. Әлеге дата уңаеннан Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре мобилизациягә киткән егетләрнең гаиләләренә барып, әниләре белән очраштылар. Һәм үзләренең күчтәнәчләрен тапшырдылар. Китапханәдә “Гаилә учагында китап җылысы” дигән китап күргәзмәсе ясалды. Күргәзмәгә гаилә турында, балалар һәм әти-әниләр мөнәсәбәте турында китаплар куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International