Гаилә – бәхет ачкычы, диләр. Чыннан да шулай, табигать тә бит һәр җан иясен парлы итеп яраткан. Тулы канлы гаиләдә без үзебезне ышанычлы, терәк-таянычлы итеп хис итәбез. Тормышта бер-береңә кирәк булып яшәүгә җитәме соң! Гаиләләрегездә һәрчак иминлек, шатлык, бәхет, күңелле мәшәкатьләр генә булсын.
Халыкара гаилә көне уңаеннан 13 май көнне Иске Җөри авылы модель китапханәсендә “Тормыш яме - яшәүдә, яшәү яме - гаиләдә” дип исемләнгән чара үткәрде. Чарада китап укучы гаиләләребез катнашты. Балалар әти-әниләре белән кызыклы уеннарда катнаштылар, гаилә турында булган мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә тошерделәр.