"Бергә булу бәхете"

2023 елның 22 мае, дүшәмбе

Халыкара Гаилә көне уңаеннан Шармыш авылы китапханәчесе "Бергә булу бәхете" акциясен үткәрде. Бу көнне авыл халкы  ромашка таҗларына гаилә һәм аның төп кыйммәтләре турында үз фикерләрен язды. Ромашка - гади, ләкин шул ук вакытта гаҗәп матур чәчәк. Ул бәйрәмнең символы булып тора. Нәкъ менә әлеге ак таҗлы чәчәкләр гаиләдә бер-береңә булган мәхәббәтне, аклыкны, пакълыкны сурәтли. Авылда яшәүчеләргә һәм кунакларга мәгълүмат буклетлары һәм котлау открыткалары таратылды. Бу чара кешеләргә гаилә кыйммәтләрен саклау мөһимлеген искә төшерүгә юнәлтелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International