Халыкара гаилә көне

2023 елның 22 мае, дүшәмбе

15 майда, табигатьнең яшьлеккә күмелгән, иң гүзәл вакытында Халыкара гаилә көнен билгеләп үтәбез.  Гаилә - кешенең таяныр ноктасы, һәркем өчен кадерле урын. Ул кешене шәхес буларак формалаштыра, рухи һәм әхлакый тәрбия бирә, иң матур гореф-гадәтләрне сакларга һәм үстерергә ярдәм итә. Гаилә бәйрәме дә бәхетле булуның һәм үзара аңлашып яшәүнең кыйммәтен тагын бер мәртәбә искәртә. Шул уңайдан Югары Кибәхуҗа авылы китапханәчесе  “Тормыш яме - гаилә белән” дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрде. Чара барышында гаиләләрдә килеп чыга торган  проблемалар һәм аларны чишү юлларын табу турында сөйләнде. Шулай ук, З.Шәфигыйнең “Гаилә серләре” дигән китабына күзәтү ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International