“Сәйяр” балалар һәм яшүсмерләр театрлары фестиваленең район этабында катнашу

2023 елның 22 мае, дүшәмбе

19 майда  балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр арасында "Сәйяр" балалар һәм яшүсмерләр театрлары фестиваленең район этабы узды. Әлеге бәйгедә Теләче 2нче балалар бакчасының "Балачак" театр коллективы  татар халкының "Ике кыз" әкияте нигезендә куелган спектакль белән катнашты. Сәхнәдә мәктәпкәчә яшьтәге балаларга 10 минутлык спектакльдә татар телендә тулы бер тарих сөйләргә туры килде. Безнең кечкенә артистлар куелган бу бурычны төгәл үти алдылар: бирелгән вакыт эчендә үз рольләрен оста башкардылар. Театр коллективының эшен компетентлы жюри бәяләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International