Янгын сүндерү бүлегендә кунакта

2023 елның 26 мае, җомга

Бу көннәрдә Теләче 2нче балалар бакчасының зурлар төркеменә йөрүче балалар дәүләт Теләче авылының  янгын сүндерү бүлегендә кунакта булып кайттылар. Экскурсия барышында балаларга янгынны булдырмый калу максатларында ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлегенең баш белгече, Хәкимуллин Л.М. балаларга әлеге оешманың тарихы белән таныштырды, янгын килеп чыкмасын өчен нәрсэ эшләргә кирәклеген аңлатты. Балалар үзләрен кызыктырган сорауларга җавап таптылар, экскурсия бик кызыклы үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International