Теләче үзәк китапханәсе 12 майдан 15 майга кадәр «Минем гаиләмнең яраткан китабы» онлайн-акциясе үткәрде. Акциядә катнашучыларның барысы да яратып укыган китапларын тәкъдим итте. Чөнки һәр укучының иң яраткан, иң истә калган китабы бар, ул күңелдә тирән тәэсирләр калдыра. Балачакта яратып укыган китап -ул хәтердә, йөрәктә мәңгегә кала, беркайчан да онытылмый.
Мондый акцияләр кирәк, чөнки алар иҗади атмосфера тудыралар һәм кешеләргә китапның тормышларында нинди урын алып торуларын аңларга мөмкинлек бирәләр.