Казан шәһәрендә "Илһам" Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау тантанасы үтте. Баландыш төп мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Гайнетдинова Назлыгөл, бәйгенең соңгы этабына кадәр үтеп, 2 урынны яулады. Җитәкчесе Зәйнуллина Рушания Хәким кызы. Котлыйбыз! Назлыгөлгә алга таба да зур уңышларга ирешүен телибез.