Теләче балалар китапханәсенең яшь китап укучылары белән ял паркында «Гаилә һәм йорт һәрнәрсәгә башлангыч» дигән танып белү сәгате үткәрелде. Китапханәче балаларга бәйрәмнең тарихы турында сөйләде. Чара балаларның иҗади сәләтләрен һәм белемнәрен ачарга мөмкинлек бирде, әтиләргә һәм әниләргә багышланган шигырьләр укылды, табышмаклар чишелде, «Яшәгән ди булган ди әкияти гаиләләр» викторинасы оештырылды. Укучылар гаилә кыйммәтләре, дуслык һәм үзара ярдәмләшү турында «хәйләле» сорауларга бик теләп җавап бирделәр һәм уеннар уйнадылар. Балаларның күбесе үз гаиләләре, әти-әниләренең һөнәрләре, кызыксынулары һәм мавыгулары турында сөйләде. Г.Белгалисның «Вредные советы для родителей» китабы буенча рәхәтләнеп фикер алыштылар. Ахырда гаилә символы булган ромашка чәчәкләре җыйдылар һәм аларны рәсемгә төшерделәр, ромашка таҗларына матур теләкләр яздылар.