«Библиотөн» - илнең төп мәдәни вакыйгаларының берсе. Акцияне оештыручылар - Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы, Россия Дәүләт китапханәсе һәм «Мәдәният.РФ» Россия мәдәни мирас һәм традицияләр порталы. Россиядә быел 12 нче тапкыр Гомумроссия китапханәләр һәм китапханә хезмәткәрләре көне уңаеннан уздырыла торган «Библиотөн» акциясенә Айдар авылы китапханәчесе дә кушылды. Катнашучылар шигъри әдәби табышмакларны чиштеләр, «Күңелемнең иң яхшы дуслары» дип исемләнгән укылмаган яңа китаплар иленә сәяхәт кылдылар. Шулай ук балаларга «Үзегез укыгыз, әмма безнең белән кызыклырак!" дигән девиз белән кычкырып укулар һәм “Китап йөгереше” исемле тизлеккә уку оештырды.