Бу гади генә бәйрәм түгел. Бу балачак дигән матур илнең беренче баскычы белән саубуллашу. Ел да була торган дулкынландыргыч та, шатлыклы да, моңсу да бәйрәм көне килеп җитте. Буген без бакчабыздагы иң акыллы, иң тәртипле 6 балабызны мәктәпкә белем алырга озатабыз. Бакчага килгәндә нәни генә балалар булса, хәзер инде алар белем алыр яшькә килеп җитте. Әлеге бакчада шатлыкларыбыз да, борчуларыбыз да уртак булды. Бергә көлдек, бергә уйнадык, шаярдык. Бүген безгә бик моңсу. Шуклыклары белән сөендергән нәни дусларыбыз бездән китә. Алар безгә күпме күңелле мизгелләр бүләк иттеләр, зур ярдәмчеләребез булдылар. Бу балалар төрле конкурсларда , олимпиадаларда катнашып урыннар да алдылар.Һәрбесе җырлый, бии, шигырь сөйли.
Балалар! Киләсе тормышыгызда да матур истәлекле вакыйгалар күп булсын. Бүгенге бәйрәм көне дә күңелегездә мәңге саклансын иде. Мәктәптә дә тырыш, тәртипле укучылар булыгыз. Хәерле ак юл сезгә!