Безнең Теләче 2нче балалар бакчасы кулланылган батареяларны җыю буенча экологик акциядә актив катнашты. Әлеге акция балаларны әйләнә-тирә мөхитне пычрату һәм экологик культура дәрәҗәсен күтәрү проблемаларына җәлеп итү максатыннан үткәрелде.
Акция нәтиҗәләре буенча барлыгы 30 килограммнан кулланылган батарея җыелды, аннан соң алар махсус ысул белән әйләнә-тирә мохиткә зыян китермичә утильләштереләчәк.
Әлеге акция безнең балалар бакчасында яхшы традициягә әверелер дип өметләнәбез, чөнки экологик акцияләрдә катнашып, балалар үзләре һәм тирә-юнь дөньясы турында кайгыртырга өйрәнәләр.
Балалар бакчасы тормышында актив катнашканнары өчен барлык балаларга һәм ата-аналарга рәхмәтебезне белдерәбез.