Сабантуй бәйрәме − татар халкының иң олы бәйрәмнәренең берсе.

2023 елның 8 июне, пәнҗешәмбе

Ул - хезмәт һәм дуслык бәйрәме. Сабан туе - ул һәр кемнең көтеп алган изге бәйрәме. Бигрәк тә аны балалар бик көтеп алалар. «Ак каен» балалар бакчасында да бу бәйрәм ел саен зурлап уздырыла. Бу ел да, 31 май көнне гореф - гадәтләрне саклап, балалар өчен тәрбиячеләр белән берлектә матур бәйрәм үткәрелде. Тәрбиячеләр һәм китапханәчеләр, мәйдан уртасында төрледән-төрле матур уеннар оештырдылар: аркан тару, капчык киеп йөгерү, кашыкка йомырка салып йөгерү һ.б.  Барлык балалар да Сабантуй бүләкләре оттылар. Бөтен җирдә − уен-көлке, шаярулар хөкемсөрде. Сабан туе шулай шаулап-гөрләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International