Укучыларның җәй яллары ничек узуы, әлбәттә, китапханәчеләрдән дә тора. Шуларны истә тотып, җәйнең беренче көненнән үк Шармыш аылы китапханәсендә «Остров Читалия на планете Лето» дип исемләнгән күргәзмәсе эшләнде. Ул яшь укучыларны балалар һәм аларның ата-аналары турында кызыклы хикәяләр белән таныштырачак. Виктор Драгунский, Ирина Пивоварова, Николай Носов һәм башкаларның әсәрләре геройлары еш кына өйдә, мәктәптә, кунакта, урамда йөргәндә һәм уйнаганда гаҗәеп хәлләргә очрый. Язучылар әлеге кызыклы очракларны үзе шаһит буларак, ә кайберләрен балалары, дуслары, танышлары сөйләвеннән тасвирлап язган. Әлеге маҗаралы әсәрләрне укып, ялларыгызны кызыклы һәм файдалы итеп үткәрергә китапханәгә рәхим итегез!