“Тәнкыйтьче кыюлыгы

2023 елның 31 июле, дүшәмбе

Иске Җөри авылы китапханәсендә әдәбият галиме, тәнкыйтьче  һәм язучы Тәлгат Галиуллинга  85 яшь тулу уңаеннан  “Тәнкыйтьче кыюлыгы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Әлеге күргәзмәдә язучының күп кенә әсәрләре урын алды. Күргәзмәнең төп максаты: әдип турында мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат бирү. Китапханәгә  килгән укучылар белән  күргәзмәгә күзәтү ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International