Ашлык җыю хәзерге вакытта комбайнерлар тарафыннан эшләнелә. 29 июль көнне Сауш авылы китапханәчесе “Ак калфак” берләшмәсенә йөрүче китап укучылары белән игенне урып-җыю эшенең үткәнен искә алып, урак өсте җырлары астында борынгы йолаларның берсе булган “Беренче көлтә” бәйрәмен үткәрде. Бәйрәмдә гармун җырлары, әйтемнәр, урып-җыю белән бәйле сынамышлар искә алынып, милли уеннар уйналынды.