Роберт Миңнуллинның тормышына һәм иҗатына багышланган әдәби сәгать үткәрелде.

2023 елның 2 августы, чәршәмбе

1 август көнне Иске Җөри авыл модель китапханәсендә балалар шагыйре, прозаик Роберт Миңнуллинның тормышына һәм иҗатына багышланган әдәби сәгать үткәрелде. Яшь укучылар шагыйрьнең биографиясе, аның игелеккә чакыручы, эчкерсезлек, дөреслек, ата-анага, туган җиргә мәхәббәт кебек матур хисләр тәрбияләүче шигырьләре белән таныштылар. Шулай ук балалар өчен презентация һәм кечкенә китап күргәзмәсе дә балаларга тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International