Шармыш авыл китапханәсендә китап укучыларга "Братья наши меньшие" дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде.

2023 елның 12 августы, шимбә

Йорт хайваннары кешеләрнең тиешле кайгыртуына һәм игътибарына лаек. Дүрт бүлектән торган күргәзмә этләр, мәчеләр, балыклар һәм кошлар турында күп кенә файдалы мәгълүматларны чагылдырды. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән әдәбият, һичшиксез, яраткан хайваннарны тиешенчә карау һәм үстерү кагыйдәләрен үзләштерергә ярдәм итәчәк. Яшь укучылар үзләренең хайваннары турында фикер алыштылар. Көн дәвамында китап укучыларга хайваннар турындагы табышмаклар һәм кроссвордлар чиштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International