Китапханәгә килгән газета һәм журнал безне кызыксындырган барлык яңалыклар турында сөйли. Ләкин барлык укучылар да китапханәгә килә алмыйлар, ул вакытта без үзебез аларның өйләренә барып хезмәт күрсәтәбез. Беренчедән, өлкән буын кешеләренә бик күп мәгълүмат кына түгел, ә аралашу да кирәк. Шуны истә тотып, 3 август көнне Шармыш авыл китапханәчесе алар өчен вакытлы матбугат көне үткәрде.