Шармыш авыл китапханәсендә "У светофора каникул нет" исемле танып белү уены үткәрелде.

2023 елның 12 августы, шимбә

Чараның максаты - юл кагыйдәләрен белү иде. Уен барышында балалар юлда, урамда, җәмәгать транспортында үз - үзеңне тоту кагыйдәләре турында бик күп кызыклы мәгълүматлар белән таныштылар һәм юл билгеләрен дөрес атап, нинди төркемгә бүленгәннәрен әйтеп уздылар. Әлеге чара эчтәлекле һәм мавыктыргыч үтте! Китапханәдә шулай ук китап укучыларга "Светофорик – друг детей" дип исемләнгән китап күргәзмәсе дә тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International