Шармыш авыл китапханәсендә "Безопасность – наш выбор" исемле күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә китаплар, журналлар һәм газета мәкаләләре, наркомания, аларның кеше организмына, бигрәк тә яшүсмерләр һәм яшьләр өчен зарарлы тәэсирләре күрсәтелгән иллюстрацияләнгән материаллар тәкъдим ителде. Көн дәвамында китапханәгә килүчеләргә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаган һәм наркоманияне кисәтү темасына багышланган буклетлар таратылды.