9 нчы август көнне Иске Җөри авыл модель китапханәсендә Бөтендөнья китап сөючеләр көне уңаеннан "Мин кулыма китап алам" дип исемләнгән чара узды. Балалар гадәти булмаган "Китап сөючеләр" утравында булып, күп кенә киртәләрне җиңделәр. Башта алар шигырьләр күленә эләгәләр, алар анда яраткан шигырьләрен укыйлар. Аннары балалар әкиятләр сараена якынлаштылар, анда алар әкиятләрне һәм тылсымлы хикәяләрне искә төшерделәр. Табышмаклар елгасына килеп җиткәч, сәяхәтчеләр табышмаклар чиштеләр.
Ахырдан матур теләкләр әйтелде һәм татлы бүләкләр тапшырылды.