Информатика укытучылары утырышы узды.

2023 елның 12 августы, шимбә

11 августта Теләче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында «Информатика укытучысының һөнәри эшчәнлегендә инновацион белем бирү технологияләрен куллану»темасына информатика укытучылары утырышы узды. Утырыш кысаларында 2022-2023 уку елына методик оешманың эшенә анализ ясалды. А.Р..Щеглованың  « Информатика укытучысының һөнәри эшчәнлегендә инновацион белем бирү технологияләрен куллану », И.Г. Мөзаффаровның «Информатика буенча дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлекнең актуаль проблемалары " чыгышлары тыңланды., Гаязова Л.Р.” ФГИС “Минем мәктәбем”” темасына, Шугаепова Г.М “Район педагоглары өчен цифрлы компетенцияләр мәктәбе”дигән темаларга чыгышлар тыңланылды. Шулай ук уку-укыту процессы белән бәйле сораулар каралды һәм киләсе яңа уку елына план кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International