«Адымнар - белемнәргә һәм татулыкка юл»

2023 елның 14 августы, дүшәмбе

2023 елның 14 августында «Адымнар - белемнәргә һәм татулыкка юл» полилингваль комплексы базасында яшь педагогларны «Укытучы» һөнәренә багышлау тантанасы узды. Тантанада безнең районнан Мәгълүмати - методик бүлек мөдире - җитәкче урынбасары Линара Кәниф кызы, Теләче урта мәктәбенең яшь белгече - математика укытучысы Сафина Адилә Илвир кызы, Югары Кибәхуҗа мәктәбенең яшь белгече - математика укытучысы Нурисламова Миләүшә Гадел кызы, Олы Мишә мәктәбенең яшь белгече -  математика укытучысы Хөснетдинова Әлфия Әлфрид кызы. Алар Казан (Идел буе) федераль университетын тәмамлаганнар. Тантанада шулай ук Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятен тәмамлаган Әхмәтҗанова Алия Фәнил кызы да катнашты. Әлеге чарада “Яшь мөгаллим” күкрәк тамгасы белән Теләче мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Жукова Римма Александр кызы бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International