15 август көнне, «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика акциясе кысаларында, район мәдәният йортында 144 булачак беренче сыйныф укучысына һәм аз керемле гаиләләрнең 2-4 сыйныфларыннан булган 55 укучыга портфельләр һәм мәктәп әсбаплары тапшыру тантанасы узды. Шулай ук, быел әлеге акция кысаларында, махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына да ярдәм күрсәтелде.
Әлеге чараның спонсорлары-Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Хәнифов Фәрит Мөдәррис улы, сигезенче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Кәлимуллин Рөстәм Галиулла улы, «Татнефтедор” җитәкчесе Гарифуллин Рөстәм Габделбари улы, Татарстан Республикасының алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы депутаты, АҖ «Татагролизинг» генераль директоры Зиганшин Азат Илдус улы, Татарстан Республикасы инженерлык челтәрләре баш идарәсе генераль директоры Миннәхмәтов Җәүдәт Мидхәт улы һәм Россия Федерациясе Федераль Җыенының сигезенче чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты Нуриев Марат Абдулхай улы. Акциядә шулай ук район оешмалары да катнашты.
Балаларны һәм ата-аналарны Теләче муниципаль районы башлыгы Хаҗипов Нәҗип Нәкыйп улы, Мәгариф бүлеге җитәкчесе Карпова Наталья Владимировна һәм чараның спонсорлары котладылар.
14 август көнне, «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика акциясе кысаларында, Үзәк, Иске Җөри, Кече Кибәхуҗа, Шәдке, Олы Нырсы һәм Баландыш мәктәпләрендә аз керемле гаиләләрнең 1-4 сыйныфларыннан булган 90 укучыга портфельләр һәм мәктәп әсбаплары тапшыру тантанасы узды. Шулай ук, быел әлеге акция кысаларында, мобилизацияләнгән гражданнарның гаиләләрендәге балаларга да ярдәм күрсәтелде. Әлеге чараның спонсорлары булып «Август - Теләче» ҖЧҖ директоры Алмаз Миңнеханович Хәйруллин, район электр элемтәсе Теләче районы электр элемтәсе бүлеге җитәкчесе Галимуллин Райнур Рамилевич тора. Акциядә шулай ук район оешмалары да катнашты. Балаларны һәм ата-аналарны Теләче муниципаль районы башлыгы Хаҗипов Нәҗип Нәкыйп улы, район Советы һәм Башкарма комитеты җитәкчеләре котлады.