Балалар үзләрен китапханәче ролендә сынап карадылар.

2023 елның 25 августы, җомга

Теләче үзәк китапханәсендә китапханә лагеренең икенче көне программага бай булды. Балалар үзләрен китапханәче ролендә сынап карадылар. Башта балаларга китапханәче һөнәре, аның нинди вазифалар башкаруы турында белешмә бирелде. Балалар бу һөнәрне бик кызыксынып башкардылар. Китап - журналлар кабул итәргә һәм бирергә өйрәнделәр, формуляр тутырдылар. Аннары балаларга  билгеле бер хәрефләрдән башланган сүзләр табарга дигән бирем белән китаплар таратылды. Алга таба китапханәчеләр кызыклы видеолар төшерү буенча медиа - дәрес үткәрделәр. Укучылар  видео ясарга, аны урнаштырырга, ничек  итеп клиплар ясарга кирәклеген өйрәнделәр һәм китапханәчеләр белән берлектә, телефоннарында яраткан китаплары белән видео төшерделәр. Ахырда, балалар үз куллары белән төсле кәгазьләрдән китаплар өчен кыстыргычлар ясап өйләренә таралыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International