2023 ел Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан ителде

2023 елның 25 августы, җомга

Мәдәни мирас - һәр халыкның гасырлар буена сакланган тормышының мөһим өлеше. Татарстан Россиянең иң күп милләтле территорияләренең берсе. Аларның һәрберсенең үз мәдәнияте, теле, гореф - гадәтләре һәм йолалары бар. Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында, 17-18 август көннәрендә Айдар авыл китапханәсендә татар халкының традицияләрен һәм гореф - гадәтләрен чагылдыручы «Китапларда халкым ядкәрләре» иселе китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә татар халкының тарихы, мәдәнияте, аш-суы, әдәби мирасы, борынгы һәм заманча сәнгате турында мәгълүматларны чагылдырган китаплар тәкъдим ителде. Китапханәгә килүчеләр китап күргәзмәсенең материаллары белән таныша алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International