Китапханә ул - бик күп рухи байлык, китаплар сакланган изге урын.

2023 елның 25 августы, җомга

 Һәм бу хәзинәләрнең серләренә төшенү, китапханәдә кирәкле мәгълүматны тиз арада табу өчен укучылар каталоглар һәм картотекаларны куллана белергә тиеш. 19 август көнне Айдар авыл китапханәсендә «Каталог - китап дөньясында компас» дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрелде. Китапханәче һәр китапның китапханәдә үз урыны, башкача әйткәндә, «үзенең адресы» барлыгы турында сөйләде. Дәрес барышында балалар каталогларның нәрсә икәнлеге, нинди булулары һәм ни өчен кирәклеге турында белделәр. Шулай ук балалар каталог карточкасы белән таныштылар, китапның титул бите белән каталог карточкасы арасында нинди бәйләнеш барлыгын белделәр. Өйрәнгәннәрне ныгыту өчен практик биремнәр тәкъдим ителде һәм укучылар үзләренә охшаган темалар буенча өйдә уку өчен китаплар сайлап алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International