Белем турнирында катнаштылар.

2023 елның 25 августы, җомга

Шармыш авыл китапханәсенә табигатьне яратучы балалар җыелып “Сюрпризы дремучего леса” исемле табигать һәм экология темасына багышланган белем турнирында катнаштылар. Чарада  катнашучылар, китапханәче белән берлектә, хайваннар дөньясына гадәти булмаган сәяхәт ясадылар. Очрашу кунаклары тапкырлыкларын күрсәтеп, табышмакларга җавап таптылар, экологик проблемаларны чиштеләр, табигать тавышларын өйрәнделәр. Балалар үз белемнәрен күрсәтеп кенә калмыйча, әйләнә-тирә мохит турында кызыклы фактлар да өйрәнделәр. Моннан тыш, балалар белән экология, экологик проблемалар һәм әйләнә - тирә мохитне саклау турында әңгәмә үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International