Мәгълүмати технологияләр гасырында китап, кызганычка каршы, икенче планга күчә.

2023 елның 25 августы, җомга

Еш кына төрле сораулар өстендә уйланасың: "китап укучыны китапханәгә ничек җәлеп итәргә була?» , "укучының нинди мәгълуматлар, нинди китаплар алырга теләгәнен белү бик тә зарур?».

Әлбәттә,  әлеге сорауларга беркем дә җавап бирә алмый, бары китап укучы үзе генә үз фикерен әйтә ала. Һәм менә Шәтке авыл китапханәсендә 2023 елның 20 августыннан «Китап уку идеяләре банкы» акциясе старт алды, анда һәр кеше китапханә эшен яхшырту буенча үз идеяләре белән уртаклаша, төрле теләкләр җиткерә яки матур сүз яки тормыш зирәклеге белән генә бүлешә ала. Акция вакытында укучы үз фикерен әйтергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International