2023 елның 22 августында район мәдәният йортында «Төп юнәлешләр һәм сыйфат күрсәткечләре контекстында Теләче муниципаль районында мәгариф торышы» темасына традицион август педагогика конференциясе булып узды. Әлеге чара кысаларында Олы Мишә урта мәктәбе коллективы Укытучы һәм остаз елын, шулай ук мәктәбебезнең 40 еллык юбилеен яктырткан күргәзмә оештырды.