Ел саен 22 августта Россиядә Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә.

2023 елның 25 августы, җомга

Әлеге дата - үзен күпмилләтле бөек дәүләтнең чын гражданины итеп таныган, аның көчле ил булып мул тормышта яшәвен теләгән һәр кеше өчен олы бәйрәм. Урта Мишә авыл китапханәсендә “Россия флагы – горур җилферди” дигән чара үткәрелде. Россия флагының өч төсе – Ватаныбызның иң мөһим символларының берсе. Чара барышында балалар флагның иң беренче ничәнче елда рәсми статуска ия булуын, төсләре нәрсәне аңлатканын белделәр. Ахырдан балалар флаг рәсемнәре ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International