Игенче, итекче, кисүче, чигүче, зәркән сәнгате белән шөгыльләнүчеләр, нәфис әйберләр эшләүче һәм шундый бик куп һөнәрләр арасында балта остасы да бар… Халкым тырыш, хезмәт сөючән, үрнәк булып яшәргә омтылган, һәм сокланырлык итеп көн итә дә белгән. Нинди генә әйберләр эшләмәгән, ниләр генә ясамаган! Агач көнкүреш әйберләрен ата - бабаларыбыз төрле бизәкләр белән бизәгәннәр. Һәр элемент, һәр орнамент нәрсәдер аңлаткан, анда очраклы гына бизәкләр булмаган. Гади агач өйләрдә дә күпме сер яшеренгән! Төрле төсләр, гади һәм хикмәтле бизәкләр - бу йортның йөзе, аның визит карточкасы булган. Айдар авыл китапханәсендә агач архитектура бизәкләренә багышланган «Серле бизәкләр» дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Китап укучылар күргәзмәдән Рәсәйдә наличниклар барлыкка килү тарихы, бизәкләр һәм аларның символикасы турында белделәр. Серле бизәкләр белән танышу яшь буынның тормышы турында күзаллауларын киңәйтер дип өметләнәбез.