Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре мөдирләре секция утырышы узды.

2023 елның 25 августы, җомга

Секция эше педагогик хезмәткәрләрнең район август киңәшмәсе кысаларында үткәрелде. Утырышның темасы - "Мәктәпкәчә белем бирү эшчәнлеген Федераль белем бирү программасына ярашлы рәвештә планлаштыру". Секция эшендә балалар бакчалары мөдирләре, өлкән тәрбиячеләр катнашты.

   Докладлар һәм хәбәрләр белән Теләче 3нче балалар бакчасы мөдире урынбасары Сафина Елена Васильевна, 2 нче номерлы Теләче балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Галимова Нурия Фәрхәт кызы, 1 нче номерлы Теләче балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Нуруллина Али Хәмит кызы, мәктәпкәчә белем бирү бүлеге методисты Сәетова Анна Николаевна чыгыш ясадылар. Киңәшмәдә сүз Федераль белем бирү программасын 31 августка кабул итү, андагы узгәрешләр, белем  һәм тәрбия бирү эшчәнлеген планлаштыру, мәктәпкәчә белем бирүне тагын да яхшырту, яңа инновацион технологияләрне куллану, турында барды. 2022-2023 нче уку елына йомгак ясалганнан соң 2023-2024 нчы уку елына бурычлар билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International