«Китапстан» проектына Айдар авыл китапханәсе укучылары да кушылды.

2023 елның 4 сентябре, дүшәмбе

1 июньнән ТР Мәдәният министрлыгы һәм Ак Барс йорт ярдәме белән Татарстан Республикасы Милли китапханәсе оештырган масштаблы «Китапстан» проектына Айдар авыл китапханәсе укучылары да кушылды. "Китапстан" - башлангыч һәм урта мәктәп яшендәге балалар өчен җәйге Китап марафоны. Катнашучылар ирекле сайланган китапларны укып, юл күрсәтүче карта буенча алга баралар. Трекер маршруты укучыларның прогрессын визуальләштерергә һәм укыганнарын анализларга ярдәм итә. Җәйге каникуллар азагында проектта катнашучылар кече яшьтәге һәм өлкәнрәк яшьтәге мәктәп укучылары номинациясендә призлар алдылар.

 Киләчәктә дә «Китапстан» марафонына кушылып, китапханә белән бергә булыгыз! Үзегез укыганнарны дусларыгыз белән дә уртаклашыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International