30 августта безнең республика халкы – Татарстан Республикасы оешу көнен бәйрәм итә. Бу истәлекле вакыйга уңаеннан Теләче үзәк китапханәсендә «Ватаным, даным, Татарстаным!» дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли. Әлеге күргәзмә укучыларны Татарстанның хәзерге тормышы һәм тарихи үткәне, төп символлары, тарихи-мәдәни һәм әдәби мирасы, туган якның матурлыгы һәм табигый байлыгы, безнең республика территориясендә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре белән таныштыра.