“Татарстан - тынычлык һәм дуслык иле”.

2023 елның 4 сентябре, дүшәмбе

30 августта күпмилләтле Татарстан бар кешене берләштерә торган бәйрәм – Республика көнен билгеләп үтә. Бу истәлекле көн уңаеннан Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә "Татарстан - тынычлык һәм дуслык иле" исемле тематик чара үткәрде. Китапханәче балаларга республиканың бай тарихы, Татарстанның бөтен илгә данлыклы булган истәлекле урыннары, үз эшчәнлекләре белән туган җирләрен данлаган күренекле шәхесләре турында сөйләде.

Чарада катнашучылар белән Татарстан республикасының дәүләт символлары турында әңгәмә үткәрелде. Казанның истәлекле урыннары буенча викторина сораулары бирелде, шигырьләр укылды, татар халкының милли уеннарыннан «Түбәтәй», «Йөзек салыш» уеннары уйналды. 

Үз иленең патриоты булган һәр кеше үзенең кече ватанының тарихын белергә, үз тамырларын истә тотарга тиеш. Балаларга үзләренең үткәннәре белән кызыксыну кагыйдәсен генә түгел, ә туган якларының тарихын өйрәнү кагыйдәсен дә өйрәтергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International