"Ватаным-Татарстан" мәгълүмати - танып белү сәгате үткәрелде.

2023 елның 4 сентябре, дүшәмбе

30 августта, Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү кысаларында, Шәтке  авыл китапханәсендә "Ватаным-Татарстан" мәгълүмати - танып белү сәгате үткәрелде. Китапханәче катнашучыларга Татарстанның тарихи үткәне, төп символлары, тарихи-мәдәни һәм әдәби мирасы, Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре  турында күп кызыклы мәгълүмат сөйләде, статистик мәгълүматлар күрсәтте. Аннары әлеге тематика буенча викторина үткәрелде, балалар Татарстан Республикасы символларын рәсемгә төшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International