6 нчы сентябрь көнне Теләче муниципаль районы башлыгы Хаҗипов Нәҗип Нәкыйпович Теләче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында эшләп килүче Яшь сайлаучылар клубы әгъзалары белән очрашты. Очрашуда шулай ук Теләче районы территориаль сайлау комиссиясе вәкилләре, район мәгариф бүлеге җитәкчесе, Теләче урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры, тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары катнашты. Әлеге чара “Яшь сайлаучы көне” кысаларында узды. Яшь сайлаучылар клубы әгъзаларының күбесе 2024 елның март аенда булачак Россия Федерациясе Президентын сайлауларда беренче тапкыр тавыш бирәчәкләр. Районда беренче тапкыр тавыш бирүчеләр саны - 160 кеше исәпләнә. Чара яшьләрнең хокукый культура дәрәҗәсен күтәрү һәм электораль активлыгын арттыру максатында үткәрелде.