Йөз тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күрүең яхшырак!

2023 елның 8 сентябре, җомга

Йөз тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күрүең яхшырак! Шушы девиз астында Теләче 2нче балалар бакчасында район үзәгендә урнашкан спорт объектлары белән танышу буенча чаралар уза. Ләкин болар барысы да экскурсия барышында алган тәэсирләре белән чагыштырырлык түгел, балалар үз күзләре белән төрле спорт залларын, спортчылар шөгыльләнә торган спорт җиһазлары, снарядлар белән таныша ала. Зурлар төркеме балаларының "Батыр" спорткомплексына, "Дулкын" йөзү бассейнына һәм "Теләче-Арена" боз сараена оештырылган экскурсия дә бу кирәкле эшнең чираттагы адымы булды. Экскурсия вакытында балалар балалар һәм өлкәннәр йөзү бассейны белән таныштылар, спорт уеннары залында булдылар, яңа гына катырылган шугалакны күрделәр. Экскурсиядән соң балаларның төле спорт секцияләренә йөрү теләге туды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International