Татарстан Республикасы ветераннары региональ иҗтимагый оешмасы Советының күчмә семинар- киңәшмәсен үтте

2023 елның 8 сентябре, җомга

0:06

0:29

"Рухи- әхлакый шәхес формалаштыру нигезе буларак хезмәт тәрбиясе" темасына Татарстан Республикасы ветераннары региональ иҗтимагый оешмасы Советының күчмә семинар- киңәшмәсен үткәрдек. Хезмәт тәрбиясе буенча башкарылган эшебез белән уртаклаштык. Мәктәп укучылары, бакчага йөрүчеләр хезмәтнең алар тормышына ни дәрәжәдә йогынты ясауын сөйләде. Очрашу барышында башка районнарның бу уңайдан алып барылган тәҗрибәсен дә тыңладык. Татарстанның ветераннар оешмасы рәисе Хәбир Газизович Иштирәковның киңәш, фикерләре дә кызыклы, урынлы булды. Алга таба да район ветераннары һәр эштә киңәшче, ярдәмче булырлар, укучылар белән эшләүдә тагын да активлашырлар дип ышанабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International