"Китапстан" масштаблы проекты үткәрде.

2023 елның 11 сентябре, дүшәмбе

"Китапстан" - җәйге китап марафонына Урта Мишә авылы китапханәсе дә кушылды. Республика яшүсмерләр китапханәсе, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе оештырган "Китапстан" масштаблы проекты үткәрде. Ул 1 нче июньдә башланды һәм 31 нче августка кадәр дәвам итте. "Китапстан" - китап укучыларга брошюра - юл күрсәткеч, аның буенча хәрәкәт итеп, укучылар үзләренең китап укуда алга китешләрен күзәтеп барачак. Уку белән параллель рәвештә төрле биремнәрне үтәргә тәкъдим ителә. Әлеге марафонда Урта Мишә авылы китапханәсеннән 3 укучы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International