Мәктәп укучылары өчен җәйге каникуллар тәмамланды.

2023 елның 11 сентябре, дүшәмбе

 1 сентябрь-Белем бәйрәме, күңелле кыңгырау, балаларны кабат мәктәпкә - белем иленә җыйды. Белем көне-уку елы башлануны символлаштыручы бөтен халык бәйрәме. Аны мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керәчәк беренче сыйныф укучылары да, бу көнне үзләренең укытучыларын җылы хисләр белән искә алучы өлкәннәр дә зур түземсезлек белән, шатланып көтә. Бу көн шулай ук уку йортлары ишек төбендә үзләренең укучыларын һәм шәкертләрен каршы алучы бар­лык педагоглар өчен дә гаять дәрәҗәдә дулкынландыргыч һәм тантаналы.

1 сентябрь көнне Айдар авыл китапханәсе дә дусларын китап күргәзмәсе белән каршы алды. Күргәзмә педагог һәм остаз елына багышланган. “Барысы да мәктәп кыңгыравыннан башлана” дип исемләнгән китап күргәзмәсендә күренекле язучыларның мәктәп тормышы турындагы кызыклы китаплары һәм энциклопедияләр урын алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International