Ул Бесландагы фаҗигале вакыйгалар белән бәйле. Шушы уңайдан Күкчә авыл китапханәсендә "Беслан фаҗигасе безнең йөрәкләрде" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Шулай ук терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне уңаеннан китапханәдә балалар белән әңгәмә уздырылды. Китап күргәзмәсендә түбәндәге мәгълүмат күрсәтелде: терроризм төшенчәсе һәм иң мөһиме шушы вакытта үзеңне ничек итеп тоту. Китапханәче балаларга куркыныч янаганда нинди кагыйдәләрне белү мөһим икәнен сөйләде.