Явызлык һәм көч куллану, күп корбаннар - бу коточкыч җинаять нәтиҗәсе. Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне уңаеннан, Шармыш авыл китапханәсендә "Эхо Бесланской печали" дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Чарада китапханәче "терроризм", "экстремизм" төшенчәләре һәм төрләре белән таныштырды. Дуслык, тынычлык турындагы мәкальләрне искә төшереп, "Мы за мир во всем мире!" исемле презентация күрсәтелде.