Алан авыл китапханәсендә «Беслан фаҗигасе безнең йөрәкләрдә» дип исемләнгән истәлек сәгате узды. Китапханәче балаларны «терроризм» төшенчәсе, куркыныч янаганда үз-үзләрен тоту кагыйдәләре белән таныштырды, 3 сентябрьдә илдә булган барлык террорчылык актлары корбаннарын искә алу һәм терактларны булдырмау, тоткыннарны коткаруда һәлак булган көч структуралары хезмәткәрләренә хөрмәт күрсәтүебез, Бесландагы вакыйгалар турында сөйләде. Чара барышында балалар белән бергә терроризмга каршы көрәшкә юнәлдерелгән чаралар буенча фикер алышу узды. Чара өчен тематик күргәзмә оештырылды.