Традиция буенча, Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында ел саен «Көзге кросс " үткәрелә.

2023 елның 11 сентябре, дүшәмбе

Бу ел да искәрмә түгел. Чара балалар бакчасына йөрүче тәрбияләнүчеләрне спортка җәлеп итү һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан үткәрелә. “Көзге кросс - 2023 " йөгерешендә уртанчы,зурлар һәм  мәктәпкә әзерлек төркемнәре катнашты. Чараны физик культура буенча тәрбияче  Шакирова Г.И., музыка җитәкчесе Минһаҗева Г.Р., рус теле буенча тәрбияче Саетова Д.Р. оештырды һәм үткәрделәр. Оештыручылар башта балалар белән разминка үткәрделәр, аннары төркемнәр буенча тәрбияләнүчеләр ярышта катнаштылар. Катнашучыларга дипломнар һәм витаминнар бирделәр. Барысы да шатлык һәм яхшы кәеф алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International