Җәмгыять тормышында вакытлы матбугатның роле зур.

2023 елның 11 сентябре, дүшәмбе

Газета һәм журналлар укучыларга оператив мәгълүмат бирә, иң кызыклы вакыйгаларны, фактларны, мәгълүматны яктырта, кызыксындырган сорауларга җавап әзерли.

Район газетасы- район көзгесе ул. Беренче саннарыннан ук ул җирле халыкның тормышы, хезмәте һәм көнкүреше турында сөйли һәм алдына куелган бурычларны намус белән үти. Газета битләрендә журналистлар әзерләгән материаллар белән беррәттән даими рәвештә укучыларның мәкаләләре басыла, аларда районның көндәлек тормышы гына түгел, ә укучыларның, район халкының һәм авылда туган, әмма ниндидер сәбәпләр аркасында башка шәһәрләргә һәм төбәкләргә күчеп киткән кешеләрнең дә язма-истәлекләре басыла. 6 сентябрьдә Айдар авыл китапханәсендә китап укучылар өчен «Туган җирнең елъязмасы-«Теләче» газетасы» дип аталган район газетасына күзәтү-әңгәмә үткәрелде һәм шул ук исемдәге күргәзмә ясалды. Редакциядә күп кенә талантлы журналистлар эшләгән һәм хәзер дә эшли.Традицияләргә тугры булып, газета коллективы районның күпмилләтле халкы мәнфәгатьләрен яклый, районны ныгытуга лаеклы өлеш кертә. Районыбыз газетасы озын гомерле булсын һәм җирле халыкка – укучыларыбызга лаеклы хезмәт итсен иде!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International