7 сентябрь көнне Теләче җирлегендә “Рухи әхлакый шәхес формалаштыру нигезе буларак хезмәт тәрбиясе” темасы астында Татарстан Республикасы ветераннары региональ иҗтимагый оешмасы Советының күчмә семинар–киңәшмәсе булып узды. Әлеге киңәшмәнең башлангыч өлеше Шәтке авылында үтте. Мәдәният хезмәткәрләре Республика кунакларын каршы алып, әлеге очрашу урта мәктәп, мәдәният йорты һәм балалар бакчасында дәвам итте. Чарада катнашучылар аларның эшчәнлеге белән танышты.