Көз - матур вакыт, ул безгә төрле төстәге буяулар, тәмле яшелчәләр, җилек-җимешләр, якты мизгелләр бүләк итә.

2023 елның 11 сентябре, дүшәмбе

Көзге вакытның матурлыгын күп кенә язучы һәм шагыйрьләрнең, рәссамнарның иҗатында күрергә була.  Шуны күздә тотып, 7 сентябрь көнне Максабаш авылы китапханәсендә берләшмәгә йөрүче укучылар белән  «Көзнең матур мизгелләре» дип аталган рәсем конкурсы үткәрелде. Чара башында укучылар көзнең матурлыгын чагылдырган әдәби әсәрләрне искә алды, соңыннан  рәсемнәр ясады.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International